Камага «Биосфера-ФИШ» заводында үстерелгән 6 меңнән артык чөгә балыгы маймычы җибәрделәр

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә беренче тапкыр Камага яңа «Биосфера-ФИШ» балык үрчетү комплексында үстерелгән 6 500 чөгә балыгы маймычы җибәрделәр. Чараны Идел-Кама төбәгенең биологик байлыкларын компенсацияле төстә яңарту максатыннан үткәрделәр. Анда Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, «Биосфера-ФИШ» заводы гендиректоры Игорь Абдрахманов, заказчы вәкиле Лилия Вәлиева һәм Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары катнашты.

Татьяна Борһанова бүгенге чараның мөһимлеген билгеләде, чөнки маймычларны эшен Лаеш районында алып баручы һәм барлык Татарстан өчен стратегик яктан әһәмиятле булган предприятие җибәрә. “Безнең чарада Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары да бар, болар барысы да аларга кызыклы һәм алар анда бик теләп катнашалар”, - дип өстәде башлык урынбасары. 

Игорь Абдрахманов сүзләре буенча, бу яңа «Биосфера-ФИШ» балык үрчетү комплексында үстерелгән чөгә балыгы маймычларын суга беренче җибәрү. Комплексның беренче чираты октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.

«Безнең заводның төп бурычы – ул республикабыз муллыгы өчен эшләү, шул исәптән Идел һәм Каманың биологик байлыкларын яңарту. Без ике атнадан тагын 2 мең маймыч җибәрәчәкбез. Экология мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле, бу юнәлештә эшне без дәвам итәчәкбез”, - диде Игорь Абдрахманов.

Аннан соң маймычларны җибәрделәр. Процессны техникум студентлары күзәтте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International