Каникулларны файдалы итеп!

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эш кысаларында Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен экскурсия-танып белү программасы оештырдылар.

Чара барышында балалар Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар, анда обереглар ясау буенча осталык сәгате һәм квест-уен оештырылды. Балалар шулай ук Г.Р.Державин һәйкәле урнашкан мәйданга һәм Сугышчан Дан музеена бардылар.

Гомумән алганда, чара күңелле һәм мавыктыргыч булды, барлык балалар актив катнаштылар һәм истәлеккә сувенирлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International