Лаеш районы Столбище авылында капремонттан соң балалар бакчасы ачылды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Столбище авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасын тантаналы ачу булды. Ул “Акварелька” исемен йөртәчәк. Чарада Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова, районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар катнашты.

Бинага капиталь ремонт быел ясалды, ул 75 урынга исәпләнгән. Михаил Фадеев сүзләре буенча, төзүчеләр бик зур эш башкарганнар һәм аңа иҗади якын килгәннәр. “Балалар бакчасы бик яхшы җиһазланган, территориясе төзекләндерелгән, монда балаларга яхшы булыр дип ышанам. Мондый эшләр республикада һәм безнең районда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Хәзер Усады авылында 260 урынга яңа балалар бакчасы төзелә, ә киләсе елда 500 урынга яңа мәктәп төзү буенча эшләр башланачак. Сыйфатлы һәм җентекле эшләре өчен төзүчеләргә һәм тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәсем килә”, - диде башкарма комитет җитәкчесе. 

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов балалар бакчасында балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча эшләр алып барылыр дип өметләнүен әйтте. Ул шулай ук уеннар җыелмасын бүләк итте.

Подряд оешмасы вәкиле балалар бакчасы мөдире Дилә Хәмәтгалиевага символик ачкыч тапшырды.

Тулаем алганда, 2018 елда 7 белем бирү оешмасында: дүрт мәктәптә һәм өч балалар бакчасында капремонт үткәрелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International