1 декабрь – Халыкара СПИДка каршы көрәш көне

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Утызынчы Халыкара СПИДка каршы көрәш көне «Узнай свой ВИЧ-статус» лозунгы астында үткәрелә. Бу дата ел саен дөнья җәмәгатьчелен ВИЧ-инфекция турында истә тотарга гына түгел, ә әлеге авыруны йөртүчеләргә карата түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска чакыра.

Кешенең тышкы кыяфәте буенча аның ВИЧ йоктырганмы юкмы икәнлеген билгеләп булмый. Бары тик ВИЧ-инфекциягә лаборатор тест кына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.

Тест узу тәртибе турында «Республиканский центр по профилактике и борьбе со СПИД и инфекционными заболеваниями МЗ РТ» ГАУЗның InfoSPID.ru сайтында һәм (843)272-70-90 ышаныч телефоны аша белергә була; тикшерүне Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 65 а йорт адресы буенча үтәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе бар кешене дә үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга, ВИЧ-инфекциягә тикшеренү үтәргә, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сак карарга чакыра.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан 26.11.2018. дән 08.12.2018.гә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган “кайнар линия” оештырылган, телефон: 8(843) 2-80-58 (8дән 17 сәгатькә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International