"Рухи яктан көчлеләр"

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә бар дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата – бернигә дә карамастан актив тормыш рәвеше алып барырга тырышучы, ныклык һәм түземлек үрнәге күрсәтүче кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.

Үзәк китапханәдә сукырлар җәмгыяте өчен «Сильные духом» игелек һәм батырлык кичәсе үтте. Алып баручылар мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, исән калган гына түгел, ә билгеле һәм атаклыга әйләнгән кешеләр турында сөйләделәр. Бигрәк тә сукырлык яки күрү сәләте бик начар булып та сынмаган, ә көчлерәк һәм уңышлырак булганнар тәҗрибәсе сокландыра. Мәсәлән: Ванга, изге Матрона Московская, Гомер, Луи Брайль, Диана Гурцкая, Эдуард Асадов, Людвиг ван Бетховен, Алексей Маресьев һәм башкалар.

Чәй табыны артында кунаклар җырладылар, шигырьләр һәм нәсерләр укыдылар, «Подруги» клубында катнашучыларкүңелле күренешләр күрсәттеләр. Чара азагында һәркем бүләк алды һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International