Рус шагыйре Ф.И.Тютчевның 215 яшьлек юбилее

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Габишево китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән рус шагыйре Ф.И.Тютчевның 125 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Башта китапханәче М.Н.Самарханова шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Аннан соң балалар ел фасыллары турында табышмакларга җавап таптылар. Музыка астында укучылар шагыйрьнең тылсымлы шигырьләренең аудиоязмаларын тыңладылар. «Есть в осени первоначальной…», «Чародейкою зимою», «Весенняя гроза», «Полдень», «Неохотно и несмело», «Как неожиданно и ярко…» кебек шигырьләргә детальле анализ ясалды. Алып баручы балалар игътибарын Тютчевның үз пейзаж лирикасында нинди сурәтләү-тәэсир чаралары куллануына юнәлтте. Чара барышында Чайковскийның «Времена года» музыкасы яңгырады. Аннан соң балалар төркемнәргә бүленеп «В небе тают облака», «Декабрьское утро», «Весенние воды», «Осенний вечер» шигырьләренә үзләре анализ бирергә омтылып карадылар. Ахырдан Федор Иванович иҗаты буенча зур булмаган викторина үткәрелде. Китапханәче балалар күңеленә шигърият белән аралашуның аерым хезмәт таләп итүен, әмма моның физик, хәтта интеллектуаль хезмәт булмавын сеңдерде. Бу күңел эше.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International