Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның җилкәнле спорт федерациясе РСОО Попечительләр советы утырышы үтте, анда узган елга йомгак ясалды һәм 2019 елга җилкәнле спорт буенча спорт ярышлары Календаре расланды. Попечительләр советы рәисе – ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов. Утырышта Попечительләр Советы әгъзасы сыйфатында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Исегезгә төшерәбез, Федерация җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе” Бөтенроссия ярышларын оештыручыларның берсе булып тора, алар ел саен Лаешта уза.
Утырышны үткәрү барышында 2018 ел Навигация лидерларын - «Дельфин» яхт-клубын бүләкләү булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте