26 декабрьдә Лаеш шәһәрендә төп шәһәр чыршысын ачу булды. Район кешеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Ул шулай ук биналар фасадларын һәм предприятиеләр янындагы территорияләрне яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар тапшырды.
Лаешлылар күңелен бу бәйрәм көнендә Кыш Бабай белән Кар кызы һәм Казаннан чакырылган артистлар күтәрде. Ә матур салют чараның кульминациясе булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте