Лаешлылар “2019 нчы елгы Россия юллары”на кушылдылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе
 

Спортчыларга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте.

Яшьләренә бәйле төстә, барлыгы 10 старт булды: 14 яшькәчә кызлар һәм үсмерләр, 15тән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр, 18дән 35 яшькәчә кызлар һәм хатын-кызлар, шулай ук егетләр һәм ир-егетләр, 36дан 45 яшькәчә ирләр һәм хатын-кызлар, 46 дан 55 яшькә кадәрге ирләр һәм хатын-кызлар, 56 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм хатын-кызлар.

Узышлардан соң кайнар чәй яки кофе эчәргә, яңа пешкән таба ашлары татып карарга һәм дуслар белән аралашырга мөмкин иде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тапшырды. Спортчылар медальләр һәм грамоталар алдылар. Иң яшь спортчылар һәм иң спорт яратучы гаиләләрне аерым билгеләделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International