12 февральдә 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсенең физик затлар хокукларын дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ телеканалында «Здравствуйте!» иртәнге мәгълүмати-танып белү программасында махсус кунак булачак.
Татарстан Росреестры вәкиле туры эфирда телетамашачыларга ни өчен бакча участокларында урнашкан торак йортларга хокукларны рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләячәк һәм «О ведении гражданами садоводства и огородничества для собственных нужд» Федераль законы көчкә керү белән бәйле рәвештә күчемсез милек объектларын яәадан рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатачак.
ТНВ телеканалында 8.10 да «Здравствуйте!» программасын карагыз.