Лаешта Май чабу үтте

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Лаешлылар Кышны озаттылар һәм Язны каршы алдылар, Лаеш шәһәрендә Май чабу бәйрәме булды. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады. Ул язның яхшы хәбәрләр, күтәренке кәеф һәм тагын да күбрәк бәхетле мизгелләр алып килүенә ышануын белдерде.

Лаеш районы артистлары үзләренең дәртле җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм барышында уеннар һәм конкурслар үткәрелде, сәүдә кызды, теләге булган һәркем коймаклар һәм башка тәм-томнардан авыз итә алды. Ә Май чабуның кульминациясе, гадәттәгечә, карачкы ягу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International