РТ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов «Рождествено» иннопаркында булды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Рождествено» иннопаркында булды, анда предприятиене үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм компания җитәкчесе Ришат Вәлеев каршы алды.

Альберт Кәримов предприятие эшчәнлеге белән танышты, цехларны карады һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Ришат Вәлеев аңа полимерлар һәм полимер эшләнмәләр җитештерү турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Аннан соң ТР вице-премьеры «Рождествено» иннопаркын үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International