Степан Федорович Лаеш районының Кече Кабан авылында туа. 1943 елның февралендә армиягә чакырыла. Фронтка 1944 елның июленнән җибәрелә. Көнбатыш фронтында, 65 укчы полкында сугыша. Ике тапкыр яралана. Степан Федорович хатыны Наталья Петровна белән 52 ел тормыш итә, алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Төрле елларда күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә.