Хезмәт терапиясе

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Кече Елга авыл җирлеге китапханәсе территориясендә үз карамакларындагылар белән «Умелые ручки» түгәрәге оештырдылар.

Хезмәт терапиясе дәресләре олы кешеләрнең физик һәм психик халәтен генә яхшыртырга булышып калмый, ә элек беркайчан да иҗат белән шөгыльләнмәгән һәм үзләрен аңа сәләтле түгел дип санаган кешеләрдә дә иҗади сәләтләрне үстерергә ярдәм итә.  

Хезмәт терапиясе кабинеты беркайчан да буш булмый, монда һәрчак олы кешеләр шөгыльләнә. Аларның планнары зур, алар һәрчак иҗади эзләнүдә. Һәм бу бик мөһим, чөнки шәхси үрнәк кешеләргә оптимизм һәм уңай энергия бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International