Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә белгечләр социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар белән гарденотерапия кысаларында дәресләр үткәрәләр.
Аның максаты: табигать белән аралашу аркылы балигъ булмаганнарның эмоциональ-ихтыяр сферасын яхшырту һәм тотрыклыландыру; балаларда элементар хезмәт күнекмәләре һәм үсемлекләр белән эшләүдә белемнәр формалаштыру.