Лаешта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Зур залда район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә җирлекләр башлыкларын, кешеләр массакүләм була торган урыннар җитәкчеләрен һәм Лаеш районында террорчылык актларын кисәтү буенча оператив төркемне чакырып, Лаеш районында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән уртак утырышы булды.

1 Май – хезмәт бәйрәменә, Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын, “Каравон”, “Сабантуй” бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров һәм “ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 7 отряды” ФДКУның 118нче янгынга каршы-коткару часте начальнигы Фёдор Кузнецов доклад ясады.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә ГИА, чыгарылыш кичәләре үткәрү, 2019 елда балалар һәм үсмерләр мәшгульлеген, җәйге ялын оештыру вакытына иминлек чаралары турында районның мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова сөйләде.

Россия Федерациясенең Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсенең Лаеш районы бүлеге начальнигы Юлия Ермакова утырышта катнашучыларны миграция өлкәсендә контрольне тәэмин итү буенча оештыру-профилактика чаралары сыйфатын күтәрү буенча күрелүче чаралар, чит ил гражданнарының район территориясендә булуын, хезмәт эшчәнлеген нигезләү тәртибе белән таныштырды.

“Лаеш муниципаль районында 2019-2021 елларга террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау” муниципаль подпрограммасын гамәлгә ашыру барышы һәм кешеләр массакүләм була торган урыннарның һәм кешеләр күпләп була торган урыннар исемлегенә кертелгән объектларның  террорчылыкка каршы сакланганлыгына таләпләрне үтәү буенча эш торышы турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Комиссия секретаре Фатыйма Сакаева сөйләде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International