Бүген Лаеш шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булды, аны район мәдәният йорты белән берлектә “КГС” компаниясе оештырды.
Державин мәйданында балалар өчен күп кенә интерактив, танып-белү һәм һөнәр сайлау мәйданчыклары, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге почмагы эшләде, анда балалар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Сәхнәдән үз яшьтәшләрен районның яшь артистлары котлады.