Телефон алганда сим-карта тактылармы

2019 елның 21 июне, җомга

Телефон сатып алганда кәрәзле элемтә салоны хезмәткәре тарафыннан ике сим-карта көчләп тагылды. Ул минем соңрак баш тарта алуыма, әгәр дә алардан файдаланмасам, алар автомат төстә юкка чыгарылачагына басым ясады. Сим-картаны алырга икенче аргумент буларак сатучы алардан башка бу товарның “акциядә катнашучы” була алмаячагын китерде.  

Сим-картага минем тарафтан килешү төзелмәде. Әмма, ни булмаска, атна-ун көннән мин элемтә компаниясенә кереп чыгарга булдым. Һәм шунда сим-картаның теркәлгәнлеге һәм исәбендә минус 300 сум булуы ачыкланды, картаны туктатудан алар баш тарттылар, имеш анда бурыч бар. Мин картадан файдаланмадым, килешүгә кул куймадым, өстәвенә, тариф планы турында белмәдем. Миңа нишләргә? 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында шундый мөрәҗәгать теркәлгән. 

Нәкъ шуның өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре гамәлләр алгоритмын җентекләп аңлаталар: мондый хәл килеп чыкканда нишләргә һәм моны ничек булдырмаска. 

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 16 маддәсенә ярашлы төстә, сатучы сатып алучыга өстәмә товар яки хезмәтләр көчләп тагарга хокуклы түгел. 

Әгәр сатучының мондый гамәлләре нәтиҗәсендә сатып алучы финанс югалтулары ала яки аның хокуклары кысыла икән, сатучы клиентның югалтуларын кире кайтарырга тиеш. 

Бу очракта элек төзелгән сату-алу килешүе шартлары гамәлдән чыккан дип санала. 

Шул ук вакытта бөтен килешү дә түгел, ә сатып алычы мәнфәгатьләренә каршы килүче өлеше генә. 

Сату-алу килешүе төзегәндә кулланучының төп хокуклары: 

 

Ирекле сайлау. 

 

Ирексезләү булмау (ирекле, турыдан-туры булмаган). 

 

Хезмәтне (товарны) көчләп тагу булмау. 

 

Китерелгән зыянны каплауга хокук.  

 

Килешү мөнәсәбәтләре юк һәм сим-картадан файдаланмаганнар икән, бернинди бурыч та түләнергә тиеш түгел. Әмма, кызганычка каршы, сим-картаның клиентка көчләп тагылганын исбатлау бик катлаулы, шуңа күрә телефон сатып алганда үз хокукларыгызны истә тотып, сатып алырга планлаштырмаган әйберне чатып алудан баш тартыгыз. 

Болар хакында тулырак мәгълүматны районның рус телендәге сайтыннан ала аласыз.  

Игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International