Сокурыда яшәүчеләр район җитәкчесе Илдус Зарипов белән очрашты.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Чираттагы очрашу Сокуры авыл җирлегендә узды. Анда район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты.

Иң элек авыл җирлеге турында җирлек башлыгы Анатолий Новиков сөйләде. Гражданнарның үзара салым программасы буенча акча җыюның ничек баруы һәм аның нәрсәгә тотылуы турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева чыгыш ясады. Лаеш районының " Сатып алу эшләре буенча Комитет» МКУ рәисе Рөстәм Нургалиев гражданнарның үзара салым акчасына эшләр башкару өчен подрядчы оешманы сайлау процессы ничек баруын аңлатты.

Илдус Зарипов аларның һәркайсына аңлатмалар бирде, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренә сораулар әзерләргә кушты. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International