Кичә Лаеш районында Мишә елгасында боз астында балык тоту буенча беренче ярышлар узды. Турнирны оештыручылар - «Лаешның балыкчылар берлеге» һәм Лаеш эшмәкәре Юрий Салмин. Боз астында балык тоту буенча ярышларда 50дән артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә, турнирда беренче урынны Лаеш шәһәрендә яшәүче Роман Борзунин алды. 2 урын - Александр Тюрин, 3 урын-Рамил Хөснетдинов.