Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча агымдагы елда 65,7 км озынлыктагы төбәк автомобиль юллары участокларын ремонтлаячаклар. Аерым алганда, Әлмәт — Азнакай, Алексеевск — Югары Колок, Рус Акташы — Кузайкино — Дербедень — Казан — Оренбург, Түбән Мактама — Иске Суркино, Потапово — Тумбарла — Татар Кандызы, Казан — Оренбург — Чистай һәм башка автомобиль юллары участокларын ремонтлау планлаштырыла. Барлыгы төбәк әһәмиятендәге 31 юл объекты.
"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" - илдә узган елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла торган 12 милли проектның берсе.