Марина Патяшина: үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган һәм тирә-юньдәгеләрне Яңа Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе йоктырган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Фатирдан читтә контакт аркасында кешеләр авыруына китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен РФ Җинаять Кодексының 236 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы каралган", - дип билгеләп үтте спикер.

Хәзер 14 меңнән артык татарстанлы чит илдән килгәннән соң үз-үзеңне изоляциядә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International