ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Безнең җәмгыятьтә рухи һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Ташкирмән мәктәбе замана белән бергә атларга тырыша. Укучылар үз халыкларының мәдәниятен һәм тарихын өйрәнеп кенә калмыйлар, ә аларны Россиянең төрле почмакларыннан килүче туристларга аңлаешлы һәм кызыклы формада тәкъдим итәләр. Бүген Ташкирмән мәктәбенә Екатеринбург, Белгород, Новоуральск, Всеволожск, Новосибирсктан туристлар килде. Гадәттәгечә аларны мәктәпнең “Көмеш” иҗат коллективы каршы алды. Туристларны керәшеннәрнең үзенчәлекле фольклоры һәм мәктәпнең туган якны өйрәнүче этно-музееның кызыклы экспозицияләре белән таныштырдылар.

9 августта “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүендә пенсия фондының Лаеш районы бүлеге начальнигы Ирина Алешина һәм район Советының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгече Фатыйма Сакаева пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итте.

 

Кеше искиткеч организмга ия. Әмма аны ничек сакларга? Һәм ни өчен? Безнең организмга кем дә булса яки нәрсә дә булса яныймыни?

7 августтан 9ына кадәр Алабугада мәктәп укытучыларының VIII халыкара фестивале үтте, анда Лаеш районы вәкилләре дә катнашты

Һәр атнаны балалар спорт мәктәбенең спорт мәйданчыгына спорт уеннары уйнарга йөриләр. Бу юлы да балалар күңелле гөрләшеп мәйданчыкка юнәлделәр. Мәйданчыкка килгәч алар яшел үлән арасында җәтмәгә буталган керпене күрделәр. Керпе бик кечкенә һәм тоткынлыктан котылырга теләп бик хәлсезләнгән иде. Бар балалар йөзендә дә җан иясен жәлләү чагылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International