ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Күчемсез милек белән килешүләр югары уяулык таләп итә, шуңа күрә җир участогы яки торак сатып алганда әлеге күчемсез милек белән кемнең идарә итәргә хокуклы булуын һәм аңа арест салынмаганмы һәм зологка бирелмәгәнме  икәнен белергә кирәк. Әлеге мәгълүматны алуның бары тик бер генә ысулы бар – ЕГРНнан өземтә сорату. Моны ничек эшләргә? Росреестрның видеокүрсәтмәсен карагыз. 

Крестьян-ферсер хуҗалыкларына,шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен Лаеш районы администрациясе “Казан МЭЗ”ы заводы белән бергәләп бушлай нигездә 100 тонна күләмендә шрот бүлеп бирәчәк. Әлеге ярдәм район хуҗалыкларында асралучы 534 баш мөгезле эре терлекне үз эченә алачак.

Лаеш шәһәренең 1 гимназиясендә шундый исемндәге презентацияне карау һәм фикер алышу булды. Ул әлеге гимназиянең 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән ирекле “Язгы игелек атнасы – “Игелекле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында үткәрелде.

Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Урта Девятово авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәрләре Надежда  Артемьева  һәм Галина Матвеева үз карамакларындагылар белән хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Кунаклар җирле мәктәп укучылары булды, алар да үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International