Лаеш районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дәвам итә

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов Столбище җирлегенең беренче сыйныф укучыларына кирәкле канцелярия кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырды.

Ул балаларга җиңел уку һәм кызыклы дәресләр теләде: "Белемнәрне кызыксыну белән йотыгыз, алар һичшиксез сезгә тормышыгызда кирәк булачак. Яхшы булыгыз! Иң югары нәтиҗәләргә омтылыгыз".

Акция Лаеш районының башка җирлекләрендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International