Казан май комбинатында җитештерү күләмнәре 28 %ка үсте

2023 елның 25 августы, җомга

2023 елның беренче яртыеллыгында Казан май комбинаты 547,3 мең тонна товар продукциясе җитештерде - узган елның шушы чорына караганда 28%ка күбрәк.

Җитештерү күләмнәре барлык төп категорияләрдә үсте: аерым алганда, майонезлар җитештерү 16 %ка, кетчуплар - 5 %ка, соуслар - 36 %ка үсте. Бутилирланган үсемлек мае категориясендә иң зур үсешкә ирешелгән - ул 40 процентка күбрәк җитештерелгән.

Тулаем алганда, КЖКда көнбагыш маен җитештерү 16%ка, рапс маен җитештерү 6 тапкырдан артыкка арткан. Әзер продукцияне гамәлгә ашыру шулай ук ышанычлы темплар күрсәтә: барлыгы 441,4 мең тонна сатылган, бу 2022 елның беренче яртыеллыгы күрсәткеченнән 34%ка артык.

Шул ук вакытта соуслар (54%) һәм үсемлек мае (51%) сату яртылаш арткан. Майонезлар сату - 14%ка, кетчуплар - 15%ка арткан. КЖКның әзер продукцияне сатудан табышы 4% ка арткан һәм НДСтан башка 19,7 млрд сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International