Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 37 меңнән артык кешегә булачак пенсияләре күләме турында проактив хәбәрнамә җибәрде

2023 елның 25 августы, җомга

2022 елдан башлап  Социаль фонд  гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында  мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше,  Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.

        «Шуны исегезгә төшерәм: Россия Пенсия фондының Байконур шәһәре бүлеге безгә кушулы сәбәпле, 2021 елның 1 октябреннән Байконур шәһәре территориясендә пенсия һәм социаль түләүләрне исәпләү һәм билгеләү буенча барлык вәкаләтләрне Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлегенә тапшырды. Проактив хәбәрнамә тарату нәтиҗәсендә гражданнар иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны, шулай ук тупланган шәхси пенсия коэффициентын исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләме турында мәгълүматлар алалар. Әлеге  мәгълүмат белән танышкач, кеше пенсия тупланмаларын формалаштыруга йогынты ясарга, кирәк булса, аларны арттыру буенча чаралар күрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

 

         Исегезгә төшерәбез, хәбәрнамә хатын-кызга 40 яшь һәм ир-атка 45 яшь тулган көнне гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Алга таба мәгълүматлар өч елга бер тапкыр яңартыла.

         Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмалары булмаган гражданнар пенсияләрен формалаштыру турында мәгълүмат белән Татарстан Социаль фондының  клиентлар кабул итү хезмәтләрендә таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International