Татарстан Социаль фонды 2023 елда финанс грамоталылыгын күтәрү буенча 1000 нән артык чара үткәрде

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.

Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның «Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен» мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.

«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар, төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.

Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International