Үзәк китапханәдә “Начар гадәтләрсез тормыш” китап күргәзмәсе оештырылган

2017 елның 1 марты, чәршәмбе
Һәркем начар гадәтләрнең күп кенә авырулар сәбәбе булуын аңларга тиеш. Алар эшкә сәләтлелекне киметәләр, гомер озынлыгын кыскарталар, булачак балалар сәламәтлегендә негатив төстә чагылалар, физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгаралар. Никотиннан яки алкогольдән тыелып торганда нидер җитмәгән кебек хис туа. Әмма начар гадәтләре булган кешеләр еш кына аларның үз организмнарына ничек начар тәэсир итүен уйлап та карамыйлар. Гәрчә кешеләрнең үзләрен нинди куркыныч астына куюларын аңлап, шуның нәтиҗәсендә начар гадәтләреннән арынган очраклары бар.
Үзәк китапханәдә наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көненә багышланган “Начар гадәтләрсез тормыш” китап күргәзмәсе оештырылган. Анда куркыныч авыруларга китерүче начар гадәтләрне профилактикалау һәм алар белән көрәш турында әдәбият тәкъдим ителгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International