11 апрельдә Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Белла Ахмадуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр. Алар билгеле рус шагыйрәсенең тормышы, язмышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Белла Ахмадуллина юбилеена «Стихотворения чудесный мир…» дигән шигъри слайд-тәкъдир итү әзерләгәннәр.