11 апрельдә Державино авылы китапханәсендә мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Мәрьям Хәбибулла кызы белән очрашуы булды. Балалар ветеранның сугыш вакытының кыенлыклары турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Алар күп сораулар бирделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Хәбибулла кызы сугыш еллары һәм тылдагы авыр хезмәт турында күз яшьләре белән сөйләде. Бу очрашу анда катнашучыларның барысында да дулкынлану һәм җылылык калдырды.