«Гаилә бәйрәме»

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Лаеш мәктәбенең татар сыйныфында гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм аларны үстерергә тырышалар. Майның соңгы җомгасында 2нче мәктәптә 3 “в” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме үтте. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнгән. Алар җырладылар ла, биеделәр дә, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

Гаилә бәйрәменә әти-әниләр генә түгел, укучыларның әби-бабалары да килгән иде. Барысы да балаларның чыгыш ясавына сокланды. Аларны милли традицияләр буенча тәрбияләүләре, шул ук вакытта әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбия дә бирүләре күренеп торды. Балалар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашып фронтта һәлак булган бабаларын искә алдылар һәм “Прадедушка” җыры һәм башка чыгышлары белән аларга рәхмәтләрен белдерделәр. Чараны сыйныф җитәкчесе Хуҗахмәтова Гөлнур Мансур кызы һәм милли белем бирү буенча директор урынбасары Газизуллина Зөлфия Альфред кызы оештырган. Әти-әниләр исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International