“Липки” балаларны сәламәтләндерү лагеренда 16 июньнән 3 июльгә кадәр спорт сменасы башланды. Балалар-үсмерләр комплекслы спорт мәктәбе тренер-укытучылары белән бергә йөзү һәм тимераякта шуу спорты бүлекләреннән 42 яшь спортчы ял итәчәк, көч җыячак һәм шөгыльләнү процессын дәвам итәчәк.
Беренче көннәрдән үк балалар саф һавада һәм “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнә башладылар, чөнки “Липки” лагеренда булуның төп бурычларының берсе – спорт осталыгын арттыру. Көн саен шөгыльләнүләрдән тыш балаларны төрле күңел ачу чаралары көтә: викториналар, дискотекалар, уеннар, конкурслар һәм гомумлагерь бәйрәмнәре. Аларга вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы үткәрүләрен телибез, чөнки аларны чираттагы спорт сезонында яңа уңышлар һәм зур җиңүләр көтә.