Хәтер һәм кайгы көнендә Лаешта митинг булды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Һәлак булган геройларны искә алырга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, белем бирү учреждениеләре укучылары, шәһәр кешеләре һәм кунаклары җыелды. Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Ул митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул совет халкының тиңсез батырлык эшләвен билгеләде һәм бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң Михаил Афанасьев, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре Мәңгелек утка чәчәк салдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International