Хәтер һәм кайгы көнендә Сокуры авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән бергәләп мәктәп яны лагеренда “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрде. Балалар хәрби темага мәкальләр һәм әйтемнәр белүдә, хәрби званиеләрне белүдә ярыштылар, миналарны “зарарсызландырдылар”, гранаталар “аттылар”, разведкага йөрделәр, “яралыларга” ярдәм күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балаларга «О войне немало строк написано» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китаплар буенча күзәтү үткәрелде.
Китапханәче авылдан сугышка киткән якташлары турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.