Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен үткәрде

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмшсе үтте. Отчет чор эчендә оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев доклад ясады. Хәрби комиссар Александр Афанасьев мондагыларны язгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды һәм районның яхшы күрсәткечләрен билгеләде. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова халыкны диспансерлаштыру турында сөйләде.

Михаил Афанасьев районның хакимият органнары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре  җитәкчеләрен Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы барлык дәүләт программаларында актив катнашырга чакырды. “Һәр программа социаль характердагы мәсьәләләрне хәл итә, халык бездән нәтиҗәләр көтә, үз кешеләребезнең тормышын яхшыртуның бер генә мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз. Әгәр кемдер эшләргә теләми яки эшли алмый икән, гариза язсын! Сез эшли алмаганлыктан халыкка начар булырга тиеш түгел! Безгә актив, энергияле, максатчан кешеләр кирәк!”, - дип йомгак ясады район башлыгы.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International