Танып-белү – уен программасы «Не шути с огнём!»

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Балалар ут белән сак эш итмәү корбаны булмасын өчен, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Рябинка” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Не шути с огнём!» танып-белү – уен программасы үткәрелде. Чара С.Я.Маршакның «Кошкин дом» исемле китабы белән бер исемдәге мультфильм карау белән башланды. Чара кысаларында балалар песи йортындагы янгынның сәбәбе нәрсә булу, бәлагә юлыкмас өчен ут белән ничек эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Песи -  мультфильмның төп персонажы, балалар белән «Да и нет» уенын уйнады, табышмаклар әйтте, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча әдәби викторина үткәрде. Балалар «Спасательные работы» һәм «Тушим огонь» конкурсларында катнаштылар, алар барышында песигә йорттагы янгынны “сүндерергә” ярдәм иттеләр һәм аның әйберләрен янгыннан коткардылар. Чара азагында балалар песигә яңа йорт “салырга” ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International