Лаеш районы башлыгы билгеле итальян бизнесмены Джузеппе Спарта белән очрашты

2019 елның 31 мае, җомга

Бүген Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Столбище авылында итальян сырлары җитештерүче “Каприно” ЧҖҖнең сәнәгать мәйданчыгында булды.  

Предприятиене үстерү буенча киңәшмәдә шулай украйон Бшкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нуретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Виталий Германов һәм Столбище авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев катнашты. Михаил Афанасьев сыр кайнату предприятиесе җитәкчесе билгеле итальян бизнесмены Джузеппе Спарта белән очрашты. 

Ул сәнәгать мәйданчыгы буйлап экскурсия оештырды һәм район башлыгына предприятие эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, киңәергә, ике сөт фермасы - сыер һәм кәҗә фермасы булдырырга планлаштыралар. Михаил Афанасьев эшмәкәрне хуплады һәм администрациянең һәрьяклы ярдәмен ышандырды. Ул киңәшмәдә катнашучыларга кирәкле күрсәтмәләр дә бирде.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда билгеле ресторатор һәм отельер Джузеппе Спарта Лаеш районы Столбище авылында сөт заводы сатып алды һәм анда “Каприно” бренды астында итальян сырлары җитештерүне җайлады. Монда моцарелла, буррата, рикотта, качотта, трюфельле качотта һәм башка төрле сырлар җитештерәләр. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International