Күитән түгел эре интернет-кибетләрнең берсендә килеп чыккан ялгышлык аркасында кайбер сатып алучылар яңа чыбыксыз колакчыннарны (наушники) шактый ташлама белән - 13 490 сум урынына 6 590 сумга сатып алу мөмкинлеге алган. Һәм мондый сатып алучылар бик күп булган. Хәзер клиентлар үзләренең сатып алган товарларын китерүдән баш тарту белән килешмиләр.
Интернет-кибет вәкилләре техник ялгышлык килеп чыгуны сәбәп итәләр. Моңа бәйле төстә сатып алучыларга наушникның тулы бәясенә кадәр өстәп түләргә яки заказдан баш тартып түләгән акчаларын кире алырга тәкъдим ителә.
Ә “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон” бу очракта нәрсә сөйли? Кулланучыларга нишләргә?
Болар һәм башка хокуклар турында кулланучылар районның рус телендәге сайтыннан белә алалар. Анда шулай ук Россия Федерациясе Гражданнар кодексы маддәләре дә бирелә.
Аларга ярашлы төстә, сатучы тарафыннан югалтуларга китергән бу ялгышлык сатып алучы өчен проблема булып тормый һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон ягыннан сату-алу килешүен бер яклы тәртиптә өзү өчен сәбәп була алмый һәм сатучы гамәлләре законлы түгел.