Хөрмәтле район халкы! Салымнарны вакытында түләү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә салым җыемнары мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Ул район Башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узды.

Утырышта катнашучыларга салым хәбәрнамәләрен җиткерү һәм салымнар җыю буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! 2019 ел өчен милек салымнарын вакытында түләү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Бу штраф һәм пеня рәвешендә өстәмә түләүләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак мәгълүматны сез Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында алырга мөмкин.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International