ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Z патриот» Бөтенроссия рәсем конкурсын «ЗурАрт» мәдәни инициативаларга ярдәм фонды игълан итте. Проектның максаты - үсеп килүче буынны патриотизм тәрбияләү һәм гражданлык үзаңы ныгыту, гражданнарның Россиянең бөек тарихына катнашы булу хисләрен ныгыту.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 5 апрелендәге 588 номерлы карары белән 2022 елның 1 июленнән үз көченә керә торган затны инвалид дип тануның яңа кагыйдәләре расланган. 

Республикада төбәк юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Моңа кайнар асфальт-бетон катнашмалар чыгару өчен 20 асфальт-бетон заводы эшләтеп җибәрелде. 

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Үзгәрешләр илнең барлык мәктәпләрен дәүләт символикасы белән тәэмин итүгә кагыла.

Лаеш районының тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар 5 яңа урам тренажеры урнаштырачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар саф һавада сәламәтлек өчен файда белән вакытны үткәрә алачак - үз мускулларын ныгытырга, интеллектуаль сәләтләрен үстерергә.

Татарстанлыларга быел дачада һәм табигатьтә ачык утта шашлык һәм башка азык әзерләүдән баш тартырга туры киләчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында белдерде.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген "Эковесна - 2022" чараларын үткәрү кысаларында Лаеш районы халкы санитар-экологик икеайлыкта катнашты, аның төп максаты - торак пунктлар территорияләрен кышкы чорда җыелган чүп-чардан санитар чистарту.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Предприятие трудовой доблести» дигән яңа республика исемен гамәлгә кую турында указга кул куйды. Детальләрне бүген республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Татарстанда «Минем ГТО юлына» балалар проектлары конкурсы старт алды. Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-4 класс укучылары катнаша ала. Конкурс ике этапта уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International