Лаеш районында яңа резидентларны «Тулпар Аэро Групп», «Ферекс Лаеш», «ФармМедПолис»сәнәгать парклары чакыра.
Татарстан Республикасында яшь агач үсентеләрен карау эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, быелның 21 июленә булган мәгълүматлар буенча әлеге эшләр 929 гектар мәйданда уздырылган.
Быел 3 мең гектар мәйдандагы яшь агач үсентеләрен эшкәртү эшләре башкарылачак.
Республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Параллель рәвештә «Комбайн-2021» операциясе уза, аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе район инспекторларының ашлык җыю техникасын үзара тикшерү буенча рейдлары үткәрелә.
«Россия урманнарын саклау символы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган. Аны «Авиалесохрана» ФБУ оештыра.
"Мәктәп 21" – яңа буын программалаштыру мәктәбе. Укытуның нигезендә «тигез» методы ята, анда катнашучылар укытучы ролендә дә, укучы ролендә дә чиратлап чыгыш ясыйлар.
28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2021»XII Халыкара икътисади саммиты старт ала. Чарада Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән "COVID-19 шартларында медицина" сессиясе булачак. Саммит кысаларында «Covid-19 контекстында медицина» сессиясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков чыгыш ясаячак.
2021 елдан башлап кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан социаль проект тормышка ашыра.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сезгә хәбәр итә: «милли технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерциячел булмаган оешма алдынгы IT компанияләр белән берлектә «ясалма интеллект»белем бирү проекты эшләнгән.
Лаеш районында яшәүчеләрне тарифлар буенча Дәүләт комитеты җитәкчелеге кабул итәчәк.
Район халкының бәяләр һәм тарифлар турындагы сорауларына комитет рәисе урынбасары Сергей Павлов җавап бирәчәк. Кабул итү 3 августта булачак.
8(843)782-52-28 телефоны буенча язылырга мөмкин.
2021 елда әдәбият өлкәсендә Гавриил Державин исемендәге премия лауреаты исеменә язучы Ольга Ефимовна Иванова лаек булды.