Татарстанда гушр-бакчалар җыю һәм халыкның мохтаҗ категорияләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча традицион кампания башланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте 26 сентябрьне Татарстанда гушер көне дип игълан итте. Равил хәзрәт Зөфәровбилгеләп үткәнчә, акция ТР Диния нәзарәте инициативасы белән ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә үткәрелә. Ә сентябрьнең соңгы шимбәсе Татарстанда гушр көне дип игълан ителә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Шул ук көнне парламентның унөченче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү планлаштырыла. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Татарстанда хәзер счетчик күрсәткечләрен Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилиянең тавыш ярдәмчесе ярдәмендә бирергә мөмкин. Яңа проект турында республиканың финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстан буенча урыны белән иртән, көндез һәм кичен яңадан көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
2018 елдан «Торак фонды белән идарә итү Департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 2013-2014 елларда Президент программасы буенча фатир алган ятим балалар милкенә торак бирү процессын озата баралар.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстанда ел саен "Россия ел тәрбиячесе" Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Конкурсның төбәк этабы 3 этаптан тора – муниципаль, зона, йомгаклау этабы.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 15 сентябренә 2,5 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 1,7 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Чирмешән, Мамадыш, Азнакай һәм Кәләй урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темпта эшли.
Татарстан Республикасы Лаеш районы прокуратурасы: Конвертта хезмәт хакы турында әйт!