ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2020 ел
сишәмбе

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, авыл хуҗалыгын һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен, хәзер дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстан территориясендә көндез урыны белән томан, яшен һәм көчле җил булачак. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

2020 елның 3 сентябренә Түбән Новгород өлкәсенең Иске Русс районы Наговка авыл җирлеге территориясендә планлаштырылган, Иске Русса сугышларында һәлак булган якташларыбызның, сугышчыларыбызның җәсәдләрен, сугышчыларыбызның мәетләрен күмү белән бәйле рәвештә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнары эзләнә.

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең "кайнар линиясе"

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 1,5 млн гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп аласы бар, шулардан: уҗым бодае – 361 мең га, уҗым арышы – 110 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га,борчак – 60 мең га.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 5633 кеше. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау кысаларында контроль-күзәтү органнары тарафыннан төзелеш объектларын тикшерү дәвам итә. Ел башыннан 717 тикшерү уздырылган.

Дүшәмбе, 3 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International