ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр тугыз тимер юл аркылы чыгу урыны фото-һәм видеофиксация системасы белән җиһазландырылачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Татарстанда быел имтиханда 100 баллны узган эшләр саны арткан. 2019 ел белән чагыштырганда, 100 баллы нәтиҗәләр саны 40 ка арткан. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.

Җитәкче Казан май экстракциясе заводында булды. Заводның генераль директоры Михаил Сыровацкий җитештерүнең барлык этаплары белән таныштырды һәм продукциянең сыйфатын контрольдә тотуның ничек алып барылуы турында сөйләде.
 

Татарстанда 100 көн эчендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзеделәр. Бүген подрядчы бинаның техник документация таләпләренә туры килүе турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсе алды.

6 августта Татарстанда көчле эсселек көтелә. Термометр баганасы, синоптиклар фаразына караганда, 28-33 градуска кадәр күрсәтеләчәк. Синоптиклар бу көнне явым-төшем вәгъдә итми.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

"Яшьләр вакыты" автобусы Татарстан буйлап сәяхәткә китте. Аның пассажирлары һәм баш оештыручылары-республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре. Акция узган елгы турның "апгрейды" булачак..Анда катнашучылар барлык районнарда да булдылар һәм җирле яшьләр белән очрашулар уздырдылар. Очрашуда яшь кешеләр ачык ял урыннары, яшьләр үзәкләре, иҗади студияләр һәм районнарда эшкә урнашу өчен ресурслар булдыру турында фикер алыштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республиканың сәламәтлек саклау системасының пандемия шартларында эшләүгә нәтиҗәләр ясады. Коллегия ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте.

Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен хәзердән үк сентябрь сайлауларына әзерләнә башларга һәм законнарны актив өйрәнергә чакырды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина "минем тавышым" сайлаучыларның онлайн-форумында белдерде.

Татарстан мәктәпләре укучыларны 1 сентябрьдә гадәти формада кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта  узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International