Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына чыга. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Татарстанда Covid-19 авыруларына алга таба күчү өчен кан плазмасын 21 кеше тапшырды — бу коронавирус инфекциясеннән дәваланган пациентлар. Бу хакта Республика кан үзәгенең лаборатория диагностикасы буенча баш табиб урынбасары Рәмзия Хәкимова сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Лаеш муниципаль районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов озатып йөрде. ТатНИИСХның тәҗрибә кырларында алар июль башында ачык һавада «кыр көне-2020 " күргәзмәсе узачак мәйданчыкларны карадылар.
Исегезгә төшерәбез, рәсми рәвештә «Кама диңгезе» пляжы ябылды. Роспотребнадзор аңлатмасы буенча, халык күпләп ял итә торган урыннарга чикләүләр бетерүнең 3 этабына күчкәнче бару тыела.
Татарстан Covid-19 коронавирусы пандемиясе белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер. Әмма сәүдә үзәкләрен ачу өчен республика өченче этапта булырга тиеш, ә яңа йомшартуларга күчү датасы 1 июльдән дә иртәрәк билгеле булачмыячак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов район табибларын котлады. Бүген РҮХдә бу уңайдан тантаналы чара узды.
Хөрмәтле Лаеш районы халкы! 22 июньнән 26 июньгә кадәр кайбер авыл җирлекләре территориясендә, ремонт эшләре башкару сәбәпле, электр энергиясен планлы рәвештә өзү турында хәбәр итәбез.
Илдус Зарипов авыл җирлекләре башлыклары, Экология министрлыгы вәкилләре, башка предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Дәүләт торак фонды яңа механизмны эшләтеп җибәрү турында игълан итте: социаль ипотека шартнамәсеннән коммерция банкы белән сату-алу шартнамәсенә күчү (рефинансирование))
Гражданнарны үз вакытында һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү өчен икмәк-күмәч эшләнмәләре буенча «кайнар линия» эше оештырылачак