ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда урман янгыннары барлыкка килү куркынычы югары булу турында кисәтә. "ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 7-13 май көннәрендә республиканың көнчыгыш районнарында урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә.

Татарстан укучылары 12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

"Министрлык ата – аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә мәгълүмат әзерләде", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

 

7 майда Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә термометр 12-14 градустан югарырак, көндез 22-24 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк.

 

Татарстан Республикасында акция старт алды, аның барышында «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары ветераннарга шалтырата һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. Моннан тыш, соңрак аларның һәркайсына барып, бүләк җыелмалары һәм Җиңү хатлары тапшыру планлаштырыла.

Татарстан халкын 9 майда узачак «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылырга чакыралар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу өчен балконга чыгарга яки ачык тәрәзәгә якын килергә һәм Владимир Харитоновның «Җиңү көне»дигән сүзләренә Давид Тухманов җырын җырларга кирәк.

Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

 

Озак вакытка исәпләнгән перспективада Татарстан башкаласында куркыныч метеорологик күренешләр саны артачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен аеруча ярдәмгә мохтаҗ район җитәкчесе Илдус Зарипов булды. Ул өлкән яшьтәге кешеләр һәм күп балалы гаиләләр белән аралашты. Зарипов хәбәр иткәнчә, мохтаҗларга азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм июнь аенда да күрсәтеләчәк.
Акция кысаларында Лаеш муниципаль районында яшәүче 574 кеше азык-төлек җыелмалары алачак. Моннан тыш, район җитәкчесе бүген «Магнит»ҖЧҖ супермаркетларыннан җыелган азык-төлек пакетларын тапшырды. Мондый җыелмаларны Лаеш районының 4тән артык бала тәрбияләүче 248 гаилә алачак.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 ел, 29 апрель, 349 нчы карары белән республика территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аучылык җир-суларында язгы ау тыела.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аучылык ачык булуын аңлау дөрес түгел, чөнки Россия Федерациясе субъектларының аучылык өлкәсендәге вәкаләтләре бу территорияләргә кагылмый.

 

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы һәм Лаеш шәһәре халкы! Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча закон бозу фактлары турында «хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» һәм «Халык контроле» 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International