ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Иртәгә иртән машина йөртүчеләр һәм пассажирларның үз-үзләрен изоляцияләү режимының үтәлешен тикшереп тору өчен оештырылган Татарстан шәһәрләренә керү юлларындагы киртәләрне бетерәчәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

Татарстанда 12 майдан башлап ике юнәлеш буенча барлык милек рәвешләрендәге медицина оешмалары эшен башлап җибәрәчәкләр. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстанда 12 майдан муниципалитетлар арасындагы даими маршрутлар яңартыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Рейсларның ешлыгы һәм даими рәвештә башкарылуы, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өчен, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, корректировкаланачак», — диелә хәбәрдә.


9
май, 2020 ел
шимбә

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш шәһәрендәге Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды .

Лаеш районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Лаеш районында Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле кырлардан кайтмаган туганнары турында якты истәлекне сакламаган бер генә йорт та юк.


8
май, 2020 ел
җомга

Татарстан синоптиклары 9 майда һава торышы начарлану турында кисәтте. Фаразлаулар буенча, республика территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. "9 майда 14 сәгатьтән яшенле һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә", — диелә хәбәрдә. 

 

Татарстанда балалар бакчалары штат режимында 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә. 12 майдан аз комплектлы авыл уку йортлары укучылары 

Татарстан федераль бюджеттан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен өстәмә 152,9 млн. сум алачак. Мондый карар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде, дип хәбәр итә республика аграр ведомствоның матбугат хезмәте.

Җиңүнең 75 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, аларның толлары, концлагерь тоткыннары, шулай ук Татарстаннан тыл хезмәтчәннәре 1,8 млрд.сум күләмендә акча алдылар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International