2019 елның гыйнварында Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге суд практикасы юлы белән гр.N га сыйфатсыз товар өчен акчасын кире кайтарырга ярдәм итте, сатучы аны өч ай дәвамында төзәтә дә, сатып алучының законлы таләбе буенча шундый ук товарга алыштыра да алмаган.
Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге хәбәр итә, 2019 елның 12 февралендә 14 сәгатьтә бүлек бинасында кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар һәм санитар нормалаштыру буенча белем дәрәҗәсен күтәрү буенча аңлату хезмәте эше кысаларында чәчтараш һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче оешмалар (матурлык салоннары, чәчтарашханәләр һәм башкалар) хезмәткәрләре өчен семинар үткәреләчәк. Семинарга язылу 2019 елның 12 феврале 12 сәгатькә кадәр 2-80-58 телефоны аша башкарыла.
Балалар ышаныч телефоны – ул һәрвакытта да танышлар, якыннар, дуслар белән уртаклашып булмый яки теләмәгән шәхси мәсьәләләре булган балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләренә, авыр тормыш халәтендә калган һәм аңлау белән ярдәм табарга теләгәннәргә булышу.
Безнең тимераякта шуучыларның спорт сезоны дәвам итә. 2019 елның 30 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр чорда «Трудовые резервы» стадионында Казан шәһәренең ачык беренчелеге үтте, анда КДЮСШ тәрбияләнүчеләре дә медальләрсез калмады.
Чираттагы отчет отчет сессияләре ике авыл җирлегендә булды – Орелда район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Габишевода район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Ике җирлек кешеләре белән дә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина очрашты.
1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
Бүгенге көндә Лаеш районында мондый түләүне 4 меңнән артык федераль льготник ала, шул исәптән инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны
Бүген Лаеш районы Габишево авылының «Северный» микрорайонында Северная урамындагы 60 квартирлы 6нчы йортта өй туе үткәрүчеләргә ачкычлар тапшыру булды. Яңа төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет тармагы хезмәткәрләре, шулай ук грант алган табиблар һәм ятим балалар яшәячәк. Һәр квартир кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!
Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.
Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.
Бүген «Профилактика наркотизации населения в РТ на 2014-2020 годы» подпрограммасы кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 1 гимназия базасында «Ты мой друг и я твой друг, а наркотик друг?» темасына уен-тренинг үткәрелде, аның максаты сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. 2019 елда совет стажы өчен пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итә. Әлеге рассылка мошенниклар эше! Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
РПФның кайнар линиясе 8 800 302 2 302, ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27