Бүген Лаеш районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен түгәрәк өстәл үтте.
Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, шәһәр кешеләре һәм белем бирү учреждениеләре укучылары. Мактаулы кунаклар чыгышларыннан соң митингта катнашучы бар кеше Мәңгелек утка чәчәк салды.
Бүген, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «#ЩедрыйВторник» акциясе кысаларында «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Неделя признаний» флешмобы үткәрделәр.
Сезне
3 декабрьдә бар дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата – бернигә дә карамастан актив тормыш рәвеше алып барырга тырышучы, ныклык һәм түземлек үрнәге күрсәтүче кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсенә яраклы төстә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнар кабул итүнең гомумроссия көне үтәчәк.
Бүген Лаеш районында эш визиты белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча Сергей Морозов булды. Ул Егорьево авыл җирлегендә урнашкан «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексында булды. Аны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Әстерхан өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин өзатып йөрде.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветераны, Дятлово авылында яшәүче Михаил Романычевка аны 95 яшьлеге белән котлай өчен кунакка килде. Ул аңа открытка, акчалата ярдәм, азык-төлек җыелмасы һәм бүләкләр тапшырды, аңа бәхет, иминлек, сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм яхшы кәеф теләде!
Михаил Иванович Романычев Бөек Ватан сугышында икенче Украина фронты составында катнаша, 25 ел дәвамында бөтен Татарстанга һәм Советлар Союзына билгеле булган «Комсомольский» совхозын җитәкли.
Бүген Лаеш районы «Караишево» аэродромында Казанның Skyf компаниясе икенче буын пилотсыз очу аппараты тәкъдим итте һәм комплексның күрсәтмә очуларын күрсәтте. Бу 100 килограммга кадәр авырлык күтәрүче дөньядагы бердәнбер аппарат, әмма уйлап табучылар бу күрсәткечне 400 килограммга кадәр күтәрергә исәп итәләр. 50 кг авырлык белән бу аппарат 350 км оча ала. Өстәмә ягулык салмыйча очкыч сигез сәгать оча. Дронга АИ-95 бензины салалар.
Бүген, 2018 елның 28 ноябрендә, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Сообщи, где торгуют смертью» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе үткәрелде.